Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Кыргызстан Республикасы мәдәнияте көннәре уздырылачак

23 июньдә Татарстанда Кыргызстан Республикасы мәдәнияте көннәре уздырыла. Мәдәният көннәре кысаларында Кыргызстан сәнгать осталары концерты үтә, рәсем сәнгате күргәзмәсе ачыла һәм кыргыз фильмнары күрсәтелә, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Кыргызстан мәдәнияте көннәре Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 19.00 сәгатьтә ачыла. Концертта классик опералар белән бергә эстрада җырлары да яңгыраячак, ди оештыручылар. Концертта Кыргызстанның Зур дәүләт симфоник оркестры катнаша. Шул ук көнне 16.00 сәгатьтән башлап «Мир» кинотеатрында милли нәфис фильмнар күрсәтелә. «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә кыргыз рәссамнары әсәрләре белән танышырга мөмкин. Күргәзмә 15.00 сәгатьтә ачыла.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев