Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда көзге культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнә

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыеп алу югары темпта бара. Бүгенгә 580,3 мең га бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Бу 285 мең га көзге бодай (планның 86 проценты), 159,6 мең га көзге арыш (89%), 79,3 мең га арпа (22%), 35,7 мең га борчак (66%). Республиканың Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба һәм Ютазы районнары аграрийлары көзге культуралар уңышын җыю эшләрен төгәлләгәннәр. Шулай ук Аксубай, Апас, Әтнә, Буа, Мамадыш, Яңа Чишмә, Тәтеш, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнарында да көзге икмәкне җыеп алу эшләре төгәлләнү алдында. 1 августка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда гектарыннан 30 ц уңыш чыкканда 1741 мең тонна ашлык суктырылган. Шул исәптә 939 мең тонна көзге бодай (33 ц/га), 447 мең тонна көзге арыш (28 ц/га), 229 мең тонна язгы арпа (28,9 ц/га), 74 мең тонна борчак (20,8 ц/га). Көзге бодайны суктыру буенча Буа (гектарыннан 36,2 ц уңыш чыкканда 63,3 мең тонна алынган), Тәтеш (39,1 ц/га - 59,2 мең), Зәй (43 ц/га - 51,2 мең) һәм Нурлат (41 ц/га - 50,2 мең тонна) районнары югары күрсәткечләргә ирешкән. Ә көзге бодай уңышы буенча Арча (30,1 ц/га - 42,8 мең тонна), Кукмара (31,4 ц/га - 23,8 тыс. тонна) һәм Мамадыш (29,8 ц/га - 23,8 мең тонна) районнары лидерлар рәтендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев