Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Коръән укуның "Хифыз" һәм "Тилавәт" номинацияләре буенча республика конкурсы башланды

Аның максаты – Коръәнне дөрес итеп укуга, аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү. Конкурс өч этаптан тора. Конкурсның шартлары буенча финалда җиңүчеләрне зур бүләкләр көтә. Мәсәлән, өченче этапта 1нче урынны яулаучы 4 кеше олуг хаҗга юлламага ия булачак. 2нче урынны яулаучылар исә гомрә хаҗы белән бүләкләнәчәкләр. Ә 3нче урынга лаек булучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырыла, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

20 октябрьдә шушы чараның беренче этабы буенча Чаллыда Коръән укучыларның шәһәркүләм бәйгесе узды. Ул Тәүбә мәчетендә барды. “Хифыз” төркемендә чыгыш ясарга теләүчеләр булмады. Барлыгы 19 ир-ат һәм 7 хатын-кыз Аллаһы китабын тәҗвид кагыйдәләре нигезендә матур итеп уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Ирләр төркемендә барсы да диярлек яшьләр иде. Мәсәлән, бу төркемдә көч сынашучыларның уртача яше 25 тән армады. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Балларны жюри әгъзалары - нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм фән, мәгариф бүлеге белгече Наил хәзрәт Әбелханов куеп бардылар. Һәр Коръән укучы Аллаһы Китабыннан жюри күрсәткән өч урынны укыды. Иң күп баллны (100) үзенчәлекле мәкамгә ия Ихлас мәчете имам-хатыйбы 28 яшьлек Илназ хәзрәт Яхин туплады. Икенче, өченче урыннарда Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Мансур хәзрәт Зиннәтов.

Хатын-кызлар төркемендә 1нче призлы урынга Тәүбә мәчетеннән 71 яшьлек Зәйтүнә Сөббух ия булды. 2нче нурында “Туфан” мәчетеннән Гөлзәминә Ихсанова, Тәүбә мәчетеннән Вәсимә Фәррахова өченче урынга лаек дип табылды.

Җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырылды. Алар шулай ук ноябрь аенда казыят югарылыгында узачак бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев