Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Коръән тарихы турында фильм төшерә башладылар

Бу хакта Татарстан Рөспубликасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Картина кешелек тарихында изге китапның мәгънәсе, аның бөеклеге һәм килеп чыгышы турында сөйләячәк. Шулай ук фильм тамашачыларга татар мәгърифәтчеләренең Коръәнне бастыруга керткән өлешләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән китабын бастыру тарихын бәян итәчәк. Фильм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте заказы буенча төшерелә. Бу көннәрдә фильм төшерү төркеме Санкт-Петербургта. Фильмны төшерүдә танылган ислам белгече Ефим Резван, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский һәм башка галимнәр җәлеп ителгән.
Татар информ
фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев