Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда Конституцион укуларны үткәрү гадәткә керәчәк" - Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Татарстан Конституциясе нигезләренә өйрәтү буенча Минтимер Шәймиев тәкъдимен хуплады.

Бүген республика парламенты Президиум утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Конституциянең эчтәлеген депутатларга да яхшылап өйрәтергә кирәклеген әйтте. "Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Конституциясе нигезләрен белергә тиеш", – дип белдерде ул һәм 10 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр Конституцион укулар узганын искә төшерде. “Минем уйлавымча, Татарстанда Конституцион укуларны үткәрү гадәткә керәчәк”, – дип билгеләп үтте ТР парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин Конституция нигезләренә мәктәптә, югары уку йортларында һәм башка белем бирү учреждениеләрендә өйрәтергә кирәклеге турында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим итүен искәртте.

“Без – бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары Конституцияне үзебезнең регламентны белгән кебек, дин тотучылар догаларны белгән кебек белергә тиешбез. Римма Ратникова тәкъдимнәрне әзерли. Без аларны көтәбез. Республиканың Төп законын белүгә барысын да  җәлеп итәчәкбез”, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы җитәкчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев