Татар матбугаты
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта
Татарстанда 2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы карары республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән.
2018 елның 1 гыйнварыннан муниципалитетларда түләү күләме индексы 0 дип билгеләнгән. 1 июльдән ул 4,2 процентка кадәр арта, диелә документта.
Казанда электр утының бәясе 5 процентка – 3,74 сумга, салкын суның бер кубометры 4 процентка - 19,59 сумга кадәр арта.
Татар информ
фото: realtor.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев