Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда кичә кемнәргнә дәүләт бүләкләре тапшырылган?

Кичә Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә Россия һәм Татарстан бүләкләрен  тапшырды. Дәүләт бүләкләренә Татарстанның 48 күренекле шәхесе лаек булды.
Тантаналы чара алдыннан республика лидеры бәйрәмдә катнашучыларны Россия көне белән котлады. “Татарстанның уңышлы үсешендә керткән саллы хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һәркайсыгыз йөкләнгән эшне намуслы башкаруда, аңа иҗади якын килүдә үрнәк булып торасыз. Аерым рәхмәт сүзләрен биредә булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына җиткерәм. Ватанга хезмәт итүдә сез безгә үрнәк булдыгыз һәм шулай булып каласыз да”, - дип өстәде Татарстан Президенты. Беренче булып бүләкне Бөек Ватан сугышында катнашучылар Фирдәүс Ермаков һәм Турфан Насыйбуллин, Ленинград блокадасында яшәгән Алексей Шевелев алды. Рөстәм Миңнеханов аларга Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. I һәм II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медаленә, Мактау грамоталарына һәм Россия Президенты Рәхмәтенә “КАМАЗ-Автоспорт” коммерцияле булмаган партнерлык хезмәткәрләре лаек булды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча экстремизмга каршы үзәк бүлеге җитәкчесе Рамил Исмәгыйлов “Җәмәгать тәртибен яхшы саклаган өчен” медаленә, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Россия Президенты Мактау грамотасына лаек булды. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале хезмәт ветераны Ислам Әхмәтҗановка, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага, Татарстан таможнясы җитәкчесе Альберт Мавликовка, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновка тапшырылды. Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә Казандагы Серафим Саровский чиркәве настоятеле Дмитрий Салков ия булды. Чарада шулай ук башка дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

“Татар-информ”

Автор: Надежда Гордеева

Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев