Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Казан ярыммарафоны" уздырылачак

2 октябрьдә Tatar.Run проекты кысаларында Татарстанда “Казан ярыммарафоны” уздырылачак.

Анда 2 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Йөгерешчеләр 21,1 чакрым, 10 һәм 3 чакрым арада узышачак. Соңгысы «Түбәтәй киеп йөгерү» дип исемләнгән. Анда катнашучыларның барысы да түбәтәйдән булачак, ди оештыручылар.

Ярышлар Кремль яр буенда старт ала.

Марафонда катнашу өчен www.tatar.run сайтында регистрация үтәргә кирәк.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев