Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Казан утлары" халыкара яшьләр музыка фестиваль-бәйгесе узачак

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты 3 декабрьдә “Казан утлары” VIII Популяр музыка башкаручылар халыкара яшьләр музыка фестиваль-бәйгесен уздыра, дип хәбәр итә институтның матбугат хезмәте. Фестивальнең максаты – Татарстан, Россия, якын һәм ерак чит илләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту, талантлы яшьләргә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудыру.

ТР Мәдәният министрлыгы, ЮНЕСКО ның Дөнья мәдәнияте институты ярдәме белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының эстрада-джаз музыкасы кафедрасы тарафыннан оештырылган иҗади бәйгедә балалар, студентлар, музыка сәнгате осталары, һәвәскәрләр һәм эстрада, джаз, классик музыка әсәрләре авторлары һәркайсы аерым номинацияләрдә бәяләнәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен әле 30 ноябрьгә кадәр музыкаль язмаларны һәм гаризаларны оештыру комитетына тапшырырга мөмкинлек бар. Бәйге бер турда үтәчәк. Гала-концерт 3 декабрьдә булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев