Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Казан легендалары" бәйгесе игълан ителде

«Казан легендалары» рәсем бәйгесендә 6 - 18 яшькә кадәр балалар - сәнгать мәктәбе, училище, студиядә укучылар, балалар иҗат йортларына һәм яшүсмерләр клубына йөрүчеләр катанаша ала, дип хәбәр ителә Казан мэриясенең рәсми порталында. Җиңүчеләрнең эшләрен «Казан легендалары» китабындагы иллюстрацияләрдә күрергә мөмкин булачак. Бәйгедә катнашучылар бер легенданы (Зилант еланы, Кабан күле, Сөембикә ханбикә, канатлы Ак барс, Казан мәчесе, Казанка елгасының исеме һәм башкалар турында) сайлап, аңа бердән өчкә кадәр иллюстрация ясарга тиеш. Бәйге өч этапта уза. 1 июньнән 1 ноябрьгә кадәр эшләрне кабул итәчәкләр. Эшләрне бәйгенең оештыру комитетына тапшырырга яки җибәрергә мөмкин. (Петербургская урамы, 70 йорт, 12 кабинет). 1 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр жюри җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләячәк. Нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев