Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда җиһазландырылган пляжлар нибары 34 кенә

Татарстанда җиһазландырылган пляжлар җитми - алар нибары 34. Бүген бу хакта җәй көне республика сулыкларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең  кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде. Аның сүзләренчә, коену сезоны башланган 1 июньнән алып Татарстанда 27 кеше суга батып үлгән, шул исәптән 6 бала. Суга баткан балалар саны арту, шулай ук Карелиядәге ваҗигале вакыйгага бәйле рәвештә, республикада суда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар көчәйтелгән. Әйтик, балалар сәламәтләндерү лагерьларында, бигрәк тә бассейннар булганнарында, хезмәткәрләргә кабат инструктаж үткәрелгән. Мәктәп яны һәм хезмәт һәм ял лагерьларында ата-аналар белән куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган өстәмә әңгәмәләр үткәрелде, дип белдерде Ю.Венедиктов. Шулай ук "Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы - имин балачак яклы!" һәм "Йөзәргә өйрән!" дигән ике акция үткәрде. Балалар өчен видео- һәм аудиоматериаллар файдаланып, интерактив һәм уен чаралары оештырылган. ТР Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе контрлленда 119 лагерь бар, аларның 31 сулыклар янында урнашкан. Ун лагерьда сулыклар янындагы пляжлардан файдаланырга рөхсәт ителсә дә, аларда коену тыелган. Чөнки Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе әлегә суның сыйфатын тикшермәгән. 43 лагерьда балалар бассейннарда коена (13 лагерьда ачык, 14ендә  ябык бассейн бар, тагын 16сында учреждениеләрдән читтә урнашкан бассейннарда коеналар). Бүгенге көндә Татарстанда сулыклар янында урнашкан 12 палатка лагере эшли. Аларның 6сында балалар төркемнәре җәяүле походларга чыгачак, 6сында елга һәм күлләр буенча йөзәчәк, дип хәбәр итте кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы. Аның сүзләренчә, кешеләрнең суга батып үлүенең төп сәбәбе - җиһазланыдырылмаган урыннарда һәм исерек хәлдә коену. Ә балалар ата-ана тарафыннан игътибар булмау һәм йөзә белмәгәнгә күрә бата. Венедиктов сүзләренчә, республикада җиһазландырылган пляжлар җитми - алар нибары 34. Кешеләр күпләп ял итү урыннарында коена, республикада аларның саны 368гә җитә. 31 муниципаль районда бер генә пляж да юк, гәрчә аларның күбесендә зур сулыклар булса да. 368 ял итү урынында да муниципаль районнарның суда кешеләрне коткару җәмгыяте патрульлек итә. Республика буенча уртача алганда, көн саен 107дән 218гә кадәр патруль төркеме эшли. Бүгенгә 3 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, 14 меңнән артык кеше белән 6 мең әңгәмә үткәрелгән. Патрульлек итү барышынла административ кагыйдә бозу турында 53 беркетмә төзелгән. Казан шәһәре сулыкларында коткару җәмгыяте советы рәисе Александр Коробицын сүзләренчә, җәмгыять 2008 елда төзелгән. Әлеге вакыт эчендә 116 кеше коткарылган, 3 меңнән артык кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән. 40 меңнән артык бала катнашында кисәтү чаралары үткәрелгән. Җәмгыять республиканың һәр муниципаль районында бүлеген ачарга ниятли. Коробицын фикеренчә, суга батмасыннар өчен кешеләр күпләп ял итү урыннарында коткару постларын оештыру зарур. Казанда андый постлар Зөбәрҗәт, Аккош һәм Җиңү паркындагы күл янында эшли. Алар ярдәмендә узган ел әлеге объектларда суга батучы булмаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев