Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Җәлил варисларына" исемле яңа китап дөнья күрде

Советлар Союзы Герое, шагыйрь, көрәшче Муса Җәлилгә багышланган китапның автор-төзүчесе – шагыйрь Рифат Сәлах.

Автор китапның Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлил белән киңәшләшеп язылганын билгеләп узды. 95 битле китап 1 мең данә тираж белән чыккан. Китапның редакторлык эшендә, шулай ук, Энҗе Хөснетдинова катнашкан.

“Җәлил варисларына” – “Наследникам Джалиля” китабы ике телдә язылган. Анда шагыйрьнең биографиясе һәм фотографияләре, шигырьләре, кулъязмалары, “Моабит дәфтәре” оригиналы фотосурәте урын алган.

Балалар өчен җиңелчә итеп яздык

Рифат Сәлах “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бу китапның башлангыч сыйныф укучылары өчен чыгарылганын билгеләп үтте. “Катлаулы итеп язмадык, балалар өчен җиңелчә, кызыклы итеп язарга теләдек. Без анда Җәлилнең бераз гына биографиясен керттек. Аннары шагыйрьнең шигырьләре буенча төрле биремнәр – сораулар, яисә шигырь темасына тиңдәш мәкальләр әзерләдек. Аннан соң шигырьләрдән чыгып эшләнгән тестлар тәкъдим ителә. “Сез беләсезме?” дигән кызыклы рубрикага кызыклы мәгълүматларны керттек. Китапта шигырьләр рәсемнәр белән үрелеп бара. Русчага да тәрҗемәсе булуын исәпкә алганда, минемчә, балалар өчен бу бик кызыклы китап”, – дип белдерде Рифат Сәлах “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Автор әйтүенчә, китапта Муса Җәлил истәлеге сакланган урыннар турында да мәгълүмат бар. Мәсәлән, туган ягы Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, Минзәлә районында, Балтач районы Карадуган авылында музейлар эшли. “Казанда Җәлил музей-йортына барып төшереп, төрле фотолар алып кайттык. Шулай итеп, китапка Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән грамота да, шагыйрь үзе исән чакта чыккан китаплары, Җәлилнең мандолинасы, “Моабит” дәфтәре битләренең фотолары да кертелде”, – диде Рифат Сәлах.

"Мәскәүдә Муса Җәлилгә багышланган китапларны сатуда күрмим"

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенә багышланган яңа китаплар чыгып торса да, аларны Мәскәүдә сатуда күрмәвен әйтте. “Казанда бар алар, музейда да күрәм, шулай да, тагы да күбрәк булса, яхшырак булыр иде. Мәскәүгә кадәр алар никтер килеп җитми, гәрчә монда татар диаспорасы зур.  Аларны Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә дә, татар мәдәнияте үзәгендә дә сатарга булыр иде”, – диде Чулпан Җәлил “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев