Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Ислам террорга каршы" дип исемләнгән сайт эшли башлады

Бүген “Хозур” нәшрият йортында (Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең элекке бинасы) “Экстремизм. Яшьләр карашы” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның кысаларында “Ислам террорга каршы” сайты презентацияләнде. Террорчылык проблемалары яктыртучы Татарстандагы бердәнбер портал “Хозур” нәшрият йорты, Диния нәзарәте, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм социаль белем бирү академиясе тарафыннан эшләнгән.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров утырышны ачып җибәреп, экстремизмның бүгенге дөньяда төп каршылыкларның берсе булуын билгеләп узды. “Яман фикерләрне алга сөрүчеләр, ихласлыгыннан, самимилегеннән файдаланып, үз сафларына яшьләрне җәлеп итәргә омтыла, тискәре тәэсир итмәкче була. Акыллы яшьләр мондый вәсвәсәләргә бирешми, каршы тора белә. Бүген без, экстремизм күренешләре бөтенләй булмасын өчен, яшьләр оешмаларына нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышырбыз. Киләчәгебез шушы явызлыкка ничек җавап бирүебездән тора”, - диде Батров.

Утырышта “Форпост” республика үзәге директоры, Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары киңәшчесе Андрей Рыков, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе вәкиле Ильмира Гафиятуллина, “Татарстанның иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Сабина Вафина, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге башлыгы урынбасары Тимур Истратий, Социаль белем академиясенең белем бирү даирәсендә экстремизм идеологиясенә каршы көрәш буенча “Живите ярко” волонтерлык отряды лидеры Азат Маликов һәм башкалар катнашты.

Андрей Рыков хокук саклау юнәлешендә яшьләр хәрәкәте 50 нче еллар уртасыннан гамәлдә булуын әйтте. Бүгенге көндә оешма сафларында укучылардан, студентлардан, эшләүче яшьләрдән 17 мең 399 яшь кеше торуын билгеләп узды. Республика мәктәпләрендә, урта һәм югары махсус уку йортларында хокук бозуларны профилактикалау юнәлешендә эш алып барылуы турында сөйләде.

Утырышта катнашучылар төрле милләт һәм дин вәкилләренең бер-берсенә карата түземле булуы (терпимость) дигән төшенчәгә каршы булуын белдерде. Рөстәм Батров конфессияара мөнәсәбәтләрдә бәлки дустанә күршелек дигән төшенчәне якын күрүен белдерде. “Без бер-беребезгә түзәргә тиеш түгел, без бөтен бер гаиләнең балалары күк яшибез”, - диде ул.

Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе вәкиле Ильмира Гафиятуллина күптән түгел генә Мәскәүдә яшьләр мохитендә һәм белем бирү даирәсендә экстремизмга каршы тору турында бөтенроссия конференциясе узганын билгеләп үтте. “Беренче чиратта, нәкъ менә яшьләр арасында экстремизмга каршы тору турында күбрәк сөйләргә кирәк дигән фикергә килдек”, - дип белдерде ул.

Утырышта катнашучылар яшьләргә идеология җитмәү, патриотик тәрбияне ничек итеп дөрес бирергә кирәклеге турында фикер алышты. Тимур Истратий фикеренчә, төрле файдалы идеяләрне, өндәүләрне яшьләргә җиткерә белү алымнары турында да уйлану мөһим. “Кайвакыт абсурдка кадәр барып җитә, нәтиҗәдә, яшьләр көлеп кенә карый”, - ди ул. Тимур шулай ук балалар бакчасында ук балаларда туган илнең флагына, гербына карата мәхәббәт тәрбияләү зарурлыгына басым ясады. Катнашучылар, әйтик, Төркиядә флагларына хөрмәт, мәхәббәт һәр почмакта сизелеп торуын шәрехләп узды.

Докладлардан соң “islam-today. ru” сайтының баш мөхәррире Руслан Хисамов “Ислам террорга каршы” (terrora-net.ru\new” сайтын презентацияләде.

Татарстан мөфтиенең мөселман сәясәте буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин журналистларга билгеләп узганча, бу гади кешегә һәм медиа-берлеккә мәгълүмат бирә алырлык сайт. “Анда, мәсәлән, журналист берәр материал әзерләгәндә, статьяларга, закон чыгару актларына сылтамалар, аудиоматериаллар һәм видеоязмалар таба алачак. Без максималь рәвештә барлык программаларны кулландык. Гади кеше сайтка кереп, үзе өчен файдалы мәгълүмат таба алачак. Озак вакыт дәвамында шушы тематика белән бәйле аудио һәм видеоматериаллар әзерләдек. Бу темага махсус әдәбият та урын алган. Кешедә боларны карагач, ислам һәм экстремизм төрле әйберләр, аларны тиңдәш күрергә ярамый дигән фикер туарга тиеш. Исламның тынычлык яклы дин икәнен алга сөрергә тиешбез. Россиядә киң популярлык казаныр дип уйлыйбыз”, - дип белдерде Ришат Хәмидуллин.

Сайтта “Теракт булганда үзеңне ничек тотарга” дигән рубрика, мультимедиа сәхифәсе, Россиядә эшчәнлеге тыелган террорчылык һәм экстремистик оешмалар исемлеге бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

     

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев