Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда ислам чәчәк ата" - танылган журналист Орхан Җамал

Татарстан мөселманнарын йомшаклыкта гаеплиләр, әмма республикада ислам үсеше нәтиҗәләре бер дә начар түгел. Танылган журналист Орхан Җамал Татарстанда ислам дине үсешен шулай дип бәяли. Узган атнада ул “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе” кысаларында КФУның Көнчыгышны өйрәнү, тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында лекция укыды. Аның алдыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән аралашып, сорауларына җавап бирде.

“25 ел элек Советлар Союзы таркалды, аның белән бергә атеистлык та юкка чыкты диярлек. 1980 еллар азагында ук бу өлкәдә “йомшарулар” сизелә иде инде. Шуннан соң илнең төрле ислам төбәкләре динне үстерә башлады. Без моны төрле җирдә ничек үсешен карый алабыз. Татарстан белән Дагыстанны чагыштырып булмый, билгеле. Чөнки 1991 елда Дагыстан исламлашкан иде. Анда партия билеты булган кеше дә ирекле рәвештә намазга баса алды”, - диде һәм чагыштыру өчен мисалга Кабардин Балкарны китерде.

Журналист фикеренчә, СССР таркалганнан соң, Татарстан белән Кабардин Балкар бер дәрәҗәдә ислам динен үстерә башлады.

“Татарстанда без ренессанс барлыгын күрәбез. Кабардин Балкарда да үсеш булып алды, тик бераздан ул “буылып куелды” һәм тулысынча юкка чыгарылды. Хәзер анда ислам үсеше 1991 еллар дәрәҗәсенә кайтып калды”, - ди Орхан Җамал.

“Татарстанда исә ислам чәчәк ата. Көчле, ирекле кавказлылар татарстандагыларны “йомшаклыкта”, юл куя белү, уртак фикергә килә алуда гаепләүләренә карамастан, нәтиҗәләр буенча, татарларда бар да яхшы диярлек. Билгеле инде, монда республиканың дөньяви җитәкчеләрнең роле зур. Ислам алар өчен мәдәни бер сызык кынадыр, әмма алар каршылыкларны мөмкин кадәр аз югалту белән чиште. Татарстанда, йомшак булуларына карамастан, нәтиҗәләр бер дә начар түгел”, - дигән бәя бирде белгеч.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев