Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда иң күркәм татар гаиләсен ачыклаячаклар

14 декабрьдә 2016 елның иң күркәм татар гаиләсе ачыкланачак, дип хәбәр итә "Гаилә һәм мәктәп" журналы. Басма үзе үткәргән бәйгегә йомгак ясый. “Күркәм гаилә” Бөтенроссия проектын “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы - “Гаилә һәм мәктәп” журналы тормышка ашыра. Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узды. Быел исә бәйгедә барлыгы 100дән артык гаилә матур яшәү серләре белән уртаклашты. Алар арасыннан иң-иң дип табылган җидесе – Балтач районыннан Тләковлар һәм Фәезовлар, Мөслимнән Шәйгәрдановлар, Биектау районыннан Ситдыйковлар һәм Агеевлар, Арчадан Хәйруллиннар, Киров өлкәсеннән Сәлаховлар Казанга финал турына чакыру алды. Алар Татарстан республикасы Халыклар Дуслыгы йорты концерт залында чыгыш ясаячак. Иң күркәм гаиләне танылган шагыйрь-язучылар, Татарстанның Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән бергә, бәйгедә алдагы елларда җиңү яулаган гаиләләр дә билгеләячәк. “Күркәм гаилә” бәйгесе инде өченче ел рәттән үткәрелә. Аның максаты – авыл җирендә яшәп, күркәм әхлаклы балалар үстерүче үрнәк гаиләләрне барлау, таныту. Бу – гаилә кыйммәтләрен, гаиләле тормыш фәлсәфәсен алга сөрү, буыннар чылбырын нык итү өчен дә мөһим вакыйга. Җиңүче гаилә “Гаилә һәм мәктәп” журналы тышлыгында урын алачак, алар турында язма басылачак. Һәр гаиләгә иганәчеләрдән бүләкләр әзерләнде. Россиянең күркәм гаиләсен ачыклау һәм бүләкләү чарасына республиканың Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, “ТАТМЕДИА” вәкилләре, район мәгариф бүлеге һәм идарә җитәкчеләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар да чакырулы. Шулай ук бәйрәмдә танылган җырчылар Рәсим Низамов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илмир Ямалов һ.б. чыгыш ясаячак. “Күркәм гаилә - 2016” Бөтенроссия бәйгесе 14 декабрьдә Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты концертлар залында узачак. Бәйрәм көндезге сәгать 12дә башлана, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев