Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда илкүләм проектларны финанслау 2021 елга 7,4 млрд сумга арттырылачак

2019-2021 елларда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 52,1 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Шуның 34,1 миллиарды – федераль, 18 миллиарды ТР бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

2019-2021 елларда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 52,1 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Шуның 34,1 миллиарды – федераль, 18 миллиарды ТР бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

«Илкүләм проектларны финанслауны 7,4 миллиард сумга арттыру турында карар кабул ителде. Өстәмә акчалар «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк», - дип ачыклык кертте Габделганиев.

Министр сүзләренчә, өстәмә финанслау илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190182/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев