Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда II "Төркиләр алтыны" Бөтенроссия яшьләр форумы узачак

2017 елның 10-14 сентябрь көннәрендә Татарстанда II “Төркиләр алтыны” Бөтенроссия яшьләр форумы узачак. “Быелдан башлап “Төркиләр алтыны” форумы “Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасына кертелгән. Моны дөрес дип саныйм, чөнки форумның тематикасы безнең агентлыкның төп юнәлеше – гомумгражданнар бердәмлеге формалаштыру белән тыгыз бәйләнгән”, - дип әйтә Россия Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов. “Төркиләр алтыны” – форумы – төрки халыкларның тарихи-мәдәни мирасын саклап калу мәсьәләләре буенча тәҗрибә алмашу буенча Россиядә беренче һәм бердәнбер мәйданчык. Ул яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау һәм Россия милләтләре мәдәниятләрен баету максатында үткәрелә. Форум ике этаптан торачак. Инде башланып киткән төбәк этабы Россия Федерациясе субъектларында конкурс ярдәмендә сайлап алуны күздә тота. Аның нәтиҗәләре буенча Казанда узачак Бөтенроссия этабында катнашу өчен Россиянең 15 төбәгеннән делегатлар сайланачак. Яшьләр форумында катнашучыларны бик бай белем бирү һәм мәдәни программа көтә, ул төрки халыкларның тарихы, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеген бирәчәк. Программада төрле төбәкләрдән килгән катнашучыларның яңа идея һәм проектларын тәкъдим итү, Россиянең алдынгы карашлы экспертлары һәм уңышлы мәдәният, фән һәм бизнес эшлеклеләре белән очрашулар каралган, аларга яшьләргә үзләренең уңыш тарихларын бәян итәр дип көтелә. Форумда 18-30 яшьлекләр катнаша ала. Гаризалар 17 августка кадәр кабул ителә. Гаризаныhttps://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdjHKy7Iq0YdCg4ThsFs6IxHZp0h7gXosQ2khyAIfZCGSJm-A/viewformсылтамасы белән кереп бирергә була. Форумны Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык оештыра. Чараның төбәк операторы – Татарстан Халыкларының Яшьләр ассамблеясе. Форумның партнерлары – Татарстанның Мәдәният, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев