Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Хозур" мөселман кабель телеканалы эшли башлаячак

2017 ел азагында Татарстанда Россиядәге беренче мөселман телеканалы барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр итте. “Безгә бер ел дәвамында бу эшне башкарырга максат куелды. Җәен каналны интернетта эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз, көз азагында эфирга чыгарга җыенабыз”,- ди ул. Ришат Хәмидуллин яңа телеканалның чыгымнары турында ачыклык кертә алмады. "Бу проектка күпме акча кирәклеген әйтә алмыйм, телеканал эшләү җиңел эш түгел. Диния нәзарәте тарафыннан эшләнә торган эш. Әлеге вакытта без үз көчебезгә генә таянабыз. Аллаһы Тәгалә көтелмәгән җирдән бирер, Ин шә Аллаһ", - диде ул. Ришат Хәмидуллин әйтүенчә, каналда төп өч юнәлештә тапшырулар булдырырга җыеналар: мәгърифәти, экстремизмга каршы көрәшү һәм халыкта патриотизм уяту. “Туган якны, туган илне яратуга өнди торган тапшырулар булачак. Әлбәттә, фильмнар, сериалар күрсәтү дә безнең планнарда бар. Бу тиз эшләнә торган процесс түгел. Хәзер без фильмнар, сериаллар, фәнни-популяр, нәфис-документаль фильмнар турында сөйләшүләр алып барабыз, контент формалаштыру буенча эшлибез. Процесс бара”, - дип аңлатты ул. “Безнең Татарстанда мәчеткә йөрүчеләрнең саны ул кадәр күп түгел, күбрәк этник мөселманнар. Үзләрен мөселманнар дип санаучы татарлар. Шуңа күрә аларның ихтыяҗларын да күздә тотып тапшырулар ясамакчы булабыз. Төп максат – балалар, урта һәм олы яшьтәге кешеләр өчен дә, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дә кызыклы булган тапшырулар әзерләү”, - ди ул. Ришат Хәмидуллин каналның ике телдә - русча һәм татарча булачагын хәбәр итте. Каналда эшләүчеләр арасында мөселманнар гына булмаячак.“Беренче урында кешенең професиональлеге тора. Шуңа күрә каналда эшләүчеләр арасында башка дин вәкилләре булуы мөмкин", - диде ул.

"Әхлакка өйрәтергә кирәк"

“Телевизорны кабызып карагыз. Мәсәлән, миңа телевизор карау кызык түгел. Чөнки анда көчләү, үтереш, минем өчен кызыклы тапшырулар юк. Без бит гомер дәвамында белем алырга тиеш. Телевизорда Пәйгамбәребез тормышыннан, Коръән өйрәнү буенча тапшырулар булса, балаларга аның файдасы күбрәк булыр иде. Диннең нигезе - әхлакта. Әхлакка өйрәтергә кирәк, кеше үтерергә түгел. Кеше үтерү гадәти нәрсә кебек итеп күрсәтелә. Бу канал ял итеп вакыт үткәрү өчен генә түгел, гыйлем бирү өчен кирәк. Дөньяда булган күп хәлләр белемсезлектән. Шуңа күрә кешеләргә секталарның нәрсә икәнен, ничек кешеләрне алдауларны аңлатырга кирәк. Без боларның барысында ачык итеп күрсәтмәкче булабыз.

"Терроризмга каршы комитет белән эшлибез"

"Бу телеканал терорризм белән көрәшүдә дә эш алып барачак. Безнең бу эштә тәҗрибә зур, белгечләр дә, экспертлар да бар. Документаль фильмнар да төшердек, “Татарстан - Яңа гасыр” каналында да күрсәткән идек. Милли терроризамга каршы комитет (Национальный антитеррористический комитет) белән безнең элемтәләр нык, алар безгә булышалар, ягъни без бер эшне башкарабыз", - дип сөйләде Ришат Хәмидуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев