Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда хезмәт хакы түләнмәү проблемасы актуаль булып кала" - Сәрия Сабурская

2017 елның 1 гыйнварына Татарстанда 893 кешегә хезмәт хакы вакытында түләнмәве билгеле. Эш белән тәэмин итүчеләрнең хезмәткәрләре алдында гомуми бурычы 12 млн. 600 мең сумнан гыйбарәт. Бу хакта бүген Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киңәйтелгән утырышында омбудсмен Сәрия Сабурская хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, республикада хезмәт хакы бурычларының суммасы кимесә дә, эш хакының вакытында түләнмәве Татарстан өчен актуаль проблема булып кала. “Предприятиеләрнең икътисади авырлыклар кичерүе хезмәт хакын вакытында түләмәүгә сәбәп булып тора. Шул ук вакытта, тикшерү органнары оешма җитәкчеләренең моннан үз максатларында файдалану фактларын да ачыклаганы булды. Нәтиҗәдә, җинаять эшләре кузгатылды. Гражданнар мөрәҗәгать итсә, мәсьәлә күпмедер дәрәҗәдә хәл ителә”, – ди Сәрия Сабурская. Аның әйтүенчә, хезмәт хакы тоткарланган барлык гражданнар да ярдәм сорамый. Гариза язарга карар кылучылар белән предприятие җитәкчеләре кайчак бурычлар буенча исәп-хисап ясый, ә сабыр гына көтәргә уйлаганнар акчасын ала алмый. Сәрия Сабурская сүзләренчә, Казан, Әлмәт, Яшел Үзәндә халыкның мәшгульлек үзәкләрендә үткәрелгән тикшерүләр эшкә кабул итмәү сәбәпләренең берсе – гражданнарның хөкем ителгәнлеге булуын күрсәткән. “Бу педагогик эшчәнлек яки җинаять җаваплылыгына тартылмау төп шарт саналган башка эшчәнлек төре булганда да аңлашылыр иде. Ә кешеләрне ишегалды җыештыручы, урам себерүче, йөк ташучы кебек эшләргә дә алмыйлар. Эш белән тәэмин итүчеләр яшькә карап та, башка бер сәбәпсез эшкә кабул итми”, – дип белдерде ул. Сәрия Сабурская сәбәпсез эшкә алмауларга игътибарлы булырга өндәде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев