Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Хәзерге дөньяда ислам" фәнни журналы вәкиллеге ачылачак

Казан федераль университеты белән әлеге журналны Мәскәүдә гамәлгә куйган “Медина” Нәшрият йорты арасындагы килешүне КФУ ның тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов һәм журналның баш мөхәррире Дамир Мөхетдинов имзалады, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте. Әлеге журнал бүген Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы Югары аттестация комиссиясе исемлегенә кергән ислам теологиясе юнәлешендәге бердәнбер фәнни басма. Ул Россиядә ислам дин белеме мәктәбен торгызу бурычларын үтәүгә хезмәт итә. Киләчәктә КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгыш белеме институты базасында теология буенча диссертация советын оештыру планнары бар. КФУ ислам тарихы һәм мәдәниятен белүче белгечләр әзерләү буенча федераль программада катанаша. Якын вакытта журналның эксперт советы төзеләчәк, анда КФУ, Татарстан галимнәре чакырылачак. Журналның редакция коллегиясе рәисе Айдар Хабетдинов сүзләренчә, моңа кадәр басманың шундый ук вәкиллеге Башкорт дәүләт педагогика университетында ачылган. Чиратта – Төньяк Кавказ федераль округында Пятигорск дәүләт универистеты белән, Чечняда – Фәннәр академиясе, Дагыстанда – дәүләт университы, Төньяк-Көнбатыш федераль округында Санкт-Петербург дәүләт университеты белән килешүләр төзү планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев