Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда һәм Россиянең тагын алты төбәгендә эшче һөнәрләргә укыту үзәкләре ачыла

Татарстанда һәм Россиянең тагын алты төбәгендә эшче һөнәрләргә укыту үзәкләре ачылачак. Аларны оештыруга 2 млрд сумнан артык акча бүленә, шуларның 900 млн сумы - федераль бюджеттан. Бүген бу хакта РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткән, дип яза ТАСС. "Бездә ихтыяҗ аеруча зур булган эшче һөнәрләр буенча әзерлек үзәкләре челтәре төзү турында карар кабул ителде. Беренчесе җидесе Төмән, Псков, Ульяновск, Свердловск өлкәләре, Хабаровск крае, Татарстан, Чуашстан республикаларында ачылырга тиеш, - дип белдергән дәүләт башлыгы. - Федераль бюджеттан 900 млн сум бүленә, тагын бер миллиард сумны Федерация субъектлары, ә 300 млн ны эшкуарлар бирергә тиеш". РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сүзләренчә, әлеге челтәр һөнәри осталык буенча Россия җыелмасын әзерләргә булышачак. Моның өчен үзәкләрдә махсус полигоннар оештыру каралган. Ә Краснодар краендагы "Смена" үзәге базасында Бөтенроссия күнекмәләр үзәге пәйда булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев