Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда һава торышы кайчан җайланыр?

Татарстанда атна ахырына кадәр һава торышы тотрыксыз булачак - яшен, көчле яңгырлар булуы ихтимал. Шул турыда КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев җиткергән. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә. Ял көннәренә явым-төшем тукталачак. Ә иң кызу һава торышы Татарстанда киләсе дүшәнбедән урнашачак. Республикада яңгырлар тирән циклонның төньяк-көнчыгыш перифериясе тәэсире белән бәйле, ул көнбатыш юнәлешенә күчә. Профессор сүзләренчә, циклон атнадан артык бер урында булган, бу бик сирәк күренеш. Республикада узган ике тәүлектә айлык явым-төшем нормасының дүрттән бер өлеше яуган. Шуның белән Татарстанда зур дымлылык күзәтелә — ул 100 процентка кадәр.
Татар-информ
Фото: dixinews.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев