Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Гает намазы вакыты һәм фитр, фидия сәдакалары, нисаб күләме турында билгеле булды

Татарстанда быел Гает намазы 15 июньдә авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә иртәнге сәгать 7 дә укылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Рефспублика ифтарына багышланган матбугат конференциясендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. “Иртәгә беренче Тәравих укылачак. 16 май – Уразаның беренче көне”, - дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. “Рамазан аена кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм, тәмуг ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә, ягъни шайтаннар отпускада, безнең белән нәфесебез генә кала. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак”, - диде. Быел фитр, фидия сәдакалары, нисаб күләме турында да журналистларга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде. Быел фитр күләме 100 сум, ә зәкят түләрлек малы булучыларга ул 600 сум тәшкил итә. Әмма теләге булганнар, күбрәк тә түли ала. “Фитр сәдакасы күләмен Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы бергәләшеп хөрмә, йөзем кебек ризыкларның бәяләреннән чыгып билгеләгәннәр”, - диде. Камил хәзрәт зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча 210 мең сум, көмеш буенча 18 мең сум булуын әйтте. Шулай да, мөфти сүзләренчә, нисабны алтыннан чыгып исәпләү хәерлерәк. “Көмешкә карап, ул елына 18 мең сум. Әмма бу очракта арабызда мохтаҗлар калмый да дигән сүз. Әгәр акчалары җыелган әбиләр бай булып санала икән, аларга сәдака бирергә, зәкят түләргә ярамый дигән сүз. Һәр хатын-кызның алтын, көмешләре дә күп, шуңа күрә бай дип саналачак. Шуңа күрә ел дәвамында 210 мең алтыннан санау хәерле, көмештән санасак, проблемалар күбрәк килеп чыгачак. Ул очракта бөтенебез зәкят түләүче килеп чыга, арабызда фәкыйрьләр калмый. Димәк, ел дәвамында 210 мең акчасы җыелган була икән, шәригать буенча ул бай кеше санала, һәм 600 сум түли”, - диде мөфти. Камил Сәмигуллин ураза тотмаучыларга фидия сәдакасы көненә 200 сум булганын белдерде. “Уразаны ниндидер сәбәп аркасында калдыручылар – авырып тотмый калучылар яки йөкле, имезүче аналар башка вакытта да тота ала. Әмма хроник чире булганнар яки мөселман табибы яше бик олы булуы аркасында ураза тотмауны рөхсәт итә икән, фидия көненә 200 сум тәшкил итә. Тотарга теләмим, дип кенә фидия белән котылып булмый”, - дип аңлатты мөфти. Камил хәзрәт 210 мең сумның 2,5 проценты мохтаҗларга бирелүен әйтте. Авыру кешенең акчасы җыелса, аның вәкиле түләргә тишлеген билгеләп узды.
  • Татарстанда быел Гает намазы 15 июньдә авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә иртәнге сәгать 7 дә укылачак.

Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев