Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Франция компаниясе ярдәме белән "Диснейленд" төзеләчәк

Татарстанның Югары Ослан районында Futuroscope балалар күңел ачу паркы өчен Франциядән инвестор табылган. Паркның беренче чираты 4 елдан төзеләчәк. Бу хакта «Волга Дискавериз» вәкиле - архитектор Артур Миңгалиев сүзләренә сылтама белән РБК-Татарстан хәбәр итә.

"Ноябрь ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инвестор-оешма вәкилләре белән очрашырга тиеш, аннары төзелешне башлау вакыты турында сөйләшергә мөмкин булачак", - дигән Миңгалиев.

Искәртеп үтик: Futuroscope - белем бирү һәм күңел ачу аудиовизуаль технологияләр паркы. Аны Татарстанның Югары Ослан районында якынча 70 гектар мәйданда урнаштыру планлаштырыла. Анда 15ләп аттракцион урнаштырылачак. Парк янәшәсендә 500 кешегә исәпләнгән 80 мең кв.метр мәйданлы кунакханә комплексы, катер һәм яхталар кую урыны белән 25 кунак йорты төзеләчәк. Парк төзелеше турында 2015 елда билгеле булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев