Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда федераль Хөкүмәт тәкъдим иткән бөтен механизмнар да эшли" - финанс учреждение башлыгы Герман Греф

Татарстанда Мәскәү тәкъдим иткән бөтен проектлар да тормышка ашырылган - бу төбәк хакимиятенең мөһим роль уйнавының чираттагы үрнәге. Бу хакта бүген "Саклык банкы"ның эшлекле иртәнге ашында финанс учреждение башлыгы Герман Греф хәбәр итте дип яза "РИА-Новости".

"Татарстанда федераль Хөкүмәт тәкъдим иткән бөтен механизмнар да эшли - МИЗ, алгарышлы үсештәге территорияләр һәм технопарклар. Татарстанда халыкара ярышлар югары дәрәҗәдә үткәрелде, төбәктә социаль инфраструктураны күтәрделәр. Барысы да Татарстандагы Инннополис турында сөйлиләр, шулай ук үз вакытында традицион сәнәгатьтән заманча технологияләргә инвестицияләр җәлеп итүгә күчтеләр. Бу төбәк хакимиятенең җитәкчелеге профессиональ булганда, ирешелгән казанышлар үрнәге", - дип белдергән Греф.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев