Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" бөтенроссия акциясе үтәчәк

2017 елның 7 февралендә 11.00 сәгатьтә Татарстанда "Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясе үтәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы. Бу көнне ата-аналарга үзләрен имтихан тапшырып карап, балалары  кичергәннәрне тоя алачак.  Бу көнне, чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре белән бергә, рус теленнән имтиханны Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов та тапшырачак. Акциянең максаты – ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру процедурасын үзләренә тулаем күрсәтү. Имтихан 30 минут дәвамында барачак. Сынау биремен язуда республиканың барлык районнары катнаша. Казанда акция 116нчы лицейда узачак. Акциядә катнашу ирекле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев