Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда электрон хезмәтләрдән кулланучылар саны арта

Татарстанда 2016 елның 9 аенда 57 миллионнан артык электрон хезмәтләр күрсәтелгән. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “2016 елның 9 аенда дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү турында”гы докладын видеоконференция режимында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән республика киңәшмәсендә тәкъдим итте.

2016 елның беренче яртыеллыгында гражданнар 57 миллионнан артык электрон хезмәтләрдән файдаланган. 2015 елның шушы чоры белән чагыштырган ул 50 процентка арткан. Шушы вакыт эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын ачыклау буенча, балалар бакчаларына чиратлар һәм баланың мәктәптәге өлгереше хакында 36 миллионнан артык сорау кергән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 1,3 тапкырга күбрәк.

Быел 9 ай эчендә электрон чиратка 11 миллион гариза теркәлгән. Биредә табибка, социаль яклау, салым органнарына, ЗАГСка язылулар бар. Бу күрсәткеч алдагы елдан ике тапкырга диярлек үскән. Татарстанның дәүләт хезмәте порталы аша никахны рәсмиләштерүгә, паспорт алуга, реестрдан мәгълүмат алуга, балалар бакчасына чиратка язылуга 3 миллионнан артык гариза бирелгән.

Түләүләр буенча да сизелерлек сумма күренә. 2015 ел белән чагыштырганда, быел 9 ай эчендә бу күрсәткеч ике тапкырга арткан һәм ул 7 миллиард сум күләменә җиткән.

Шуның белән бергә, гражданнар хезмәтләр өчен ешрак банк карталары ярдәмендә түлиләр. Андый түләүләр быел 9 айда 6,8 миллиард сумлык булган (яисә барлык түләүләрнең 92 проценты).

Моннан тыш, “Татарстан дәүләт хезмәтләре” мобиль кушымтасыннан файдаланулар да 80 процентка үскән. Аңа төрле штрафлар һәм башка белешмәләр турында мәгълүмат алу өчен мөрәҗәгать итәләр.

2016 елның 16 ноябренә бу кушымтада 17 хезмәттән файдаланып була. Нигездә, алар - барыннан да күбрәк кулланылучы төбәк һәм муниципаль хезмәтләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев