Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар матбугаты
Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы игълан ителү уңаеннан Әлмәттә халык белән очрашу оештырыла
2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы итеп игълан ителүе уңаеннан, халыктан яшәгән җирлекне төзекләндерүгә тәкъдимнәр ишетү өчен беренче җыен 15 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә узачак. Халык белән очрашу Яшьләр үзәгендә кичке сәгать 6га билгеләнгән. Очрашуда Әлмәт хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашыр дип көтелә. Бу хакта “Су саклау зоналары елы” программасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәттә быел Су саклау зоналары елы кысаларында да март аенда җирле халык катнашында проектлауга кагылышлы семинар оештырылган иде. Ул чакта шәһәрнең “Пляж” зонасы турында сөйләштеләр. Ял итү, спорт мәйданчыкларын, пляж, бассейн, кафены үз эченә алган әлеге туристик зона уңышлы гына июль аенда тантаналы төстә ачылды. Хәзер халыктан яңа тәкъдимнәр көтәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев