Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда чираттагы "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" бәйгесе башланды

Әлеге бәйгене республиканың Икътисад министрлыгы оештыра. Быел да бәйгедә 10 номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Предприятиеләр авыл хуҗалыгы, җитештерү, югары технологияләр өлкәсе, транспорт, төзелеш, яшь эшмәкәр, социаль эшмәкәр, иң яхшы экспортер, инновацион эшмәкәр, импортны алмаштыру кебек номинацияләрдә көч сынашачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 8 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Башка еллардан аермалы буларак, җиңүчеләрне экспертлардан тыш, халык арасында тавыш бирү юлы белән дә сайлаячаклар. Тавыш бирү 100rt.ru сайтында уздырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев