Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында "Чатыртау җыены" Төрки халыклар фестивале узачак

11 августта Татарстанның Азнакай районында «Чатыртау җыены» Төрки халыклар фестивале уздырылачак. «Чатыртау фестивален без моңарчы фольклор фестивале итеп үткәрә идек. Быел Төрки халыклар фестивале итеп уздырабыз, – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. - Бу фестиваль район хакимияе көче белән үткәрелә торган мәдәни чара. Безнең мәдәният идарәсе дә рейтинг буенча республика күләмендә иң яхшысы дип табылды». Дамир Гыйләҗев былтыр фестивальдә 48 коллектив катнашуын искә төшерде. Быел да Татарстаннның бөтен районнарына, күрше республикаларга, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан республикаларына чакырулар юлланган. «Белоруссиянең татарлар иң күп яши торган Ивье шәһәре безнең Азнакай белән кардәш шәһәр – аннан да кунаклар көтәбез. Төркиянең Мәрсин һәм Тарсус шәһәрләре дә кардәш шәһәрләр – аннан ансамбльләр килер дип торабыз. Фестивальгә килгән ансамбльләр милләтне тәкъдим иткән иҗади номерлар алып киләчәк», – дип сөйләде Дамир Гыйләҗев. Моңарчы фольклор номерлары таләп ителсә, быел ул фольклор булмаска да мөмкин. Фестивальдә 500ләп кеше катнашыр дип көтелә. «Чатыртау җыены»нын оештыручылар фестиваль кунагы булыр дип Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны көтәләр. Фестиваль сәгать 10да башлана. Мәгълүмат өчен. Азнакай шәһәре янында урнашкан Чатыртау – Татарстанның иң биек ноктасы. Азнакай районы хакимияте биредә алтынчы ел рәттән Чатыртау фестивале уздыра. Фестиваль программасында – театральләштерелгән тамаша һәм катнашучы коллективларның чыгышлары.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев