Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысына да "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылачак

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән затларның барысы да республиканың «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте. «Ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларга, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесенә ия гражданнарга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшыру турындагы указга кул куелды», - дип хәбәр итте ул. Татарстан Президенты сүзләренчә, бу эш башланган инде. «Урыннарда хакимият органнары вәкилләрен, яшьләрне һәм иҗтимагый оешмаларны җәлеп итеп, медальләрне тантаналы төстә тапшыруны тәэмин итүегезне сорыйм», - дип искәртте Татарстан лидеры. Хәзерге вакытта Татарстанда 46 мең 177 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Моннан биш ел элек алар ике ярым тапкырга күбрәк – 103 меңгә якын иде.
Арсений Маврин, Татар-информ
Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев