Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда бермандатлы округларда сайлауларның соңгы нәтиҗәләре билгеле булды

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә РФ Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатларын сайлауларның ахыргы нәтиҗәләрен чыгардылар, дип хәбәр итә ТР ҮСК матбугат хезмәте.

Татарстанда узган сайлауларда 2 млн 277 мең 696 кеше катнашты. Бу гомуми саннан 78,79 процент дигән сүз. Исегезгә төшерәбез: барлыгы сайлау исемлегендә 2 млн 890 мең 945 кеше теркәлгән иде.

Шулай ук Татарстанда бермандатлы округларда сайлауларның соңгы нәтиҗәләре билгеле булды. 26 нчы Идел буе бермандатлы округында тавышлар түбәндәгечә җыелды: Фатих Сибагатуллин («Бердәм Россия») – 70,74 процент (248 мең 549 сайлаучы тавышы), Рушания Бильгильдеева («Гадел Россия») – 8,85 процент (31 мең 99 тавыш), Виктор Пешков (КПРФ) – 7,19 процент (25 мең 277), Ленар Габдуллин (ЛДПР) – 3,81 процент (13 мең 397), Евгений Бородин («Родина») – 3,14 процент (11 мең 42), Дмитрий Новиков («Россия коммунистлары») – 2,83 процент (9 мең 960), Илья Новиков («ПАРНАС») – 2,49 процент (8 мең 746 сайлаучы тавышы).

27 нче бермандатлы сайлау округында Илдар Гыйльметдинов («Бердәм Россия») - 74,75 процент (31 мең 963), Хафиз Миргалимов (КПРФ) – 11,81 процент (49 мең 286), Рөстәм Рамазанов («Гадел Россия») – 3,91 процент (16 мең 324), Андрей Кудряшов (ЛДПР) – 3,79 процент (15 мең 816), Дмитрий Карымов («Россия коммунистлары») – 2,09 процент (8 мең 710), Людмила Кукоба («Родина») – 1,46 процент (6 мең 108), Марсель Шәмсетдинов («ПАРНАС») – 1,34 процент (5 мең 607) сайлаучы тавышын алган.

28 нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округыннан Айрат Хәйруллин («Бердәм Россия») 86,19 процент (353 мең 675 ), Альберт Яһүдин (КПРФ) – 4,73 процент (19 мең 401), Дамир Вилданов («Гадел Россия») – 3,12 процент (12 мең 799), Анна Артемьева (ЛДПР) – 1,96 процент (8 мең 54), Евгений Иосипов («Россия коммунистлары») – 1,27 процент (5 мең 213), Ринат Закиров ( үз-үзен күрсәтүче) – 1,17 процент (4 мең 805), Андрей Лукин («ПАРНАС») – 1,13 процент (4 мең 630) сайлаучы тавышын җыйган.

29 нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округында тавышлар түбәндәгечә бүленгән : Әлфия Когогина («Бердәм Россия») – 76,05 процент (316 мең 91), Татьяна Гурьева («Россия коммунистлары») – 9,63 процент (40 мең 30), Мансур Гарифуллин (КПРФ) – 3,74 процент (15 мең 532), Рамил Абдулов («Гадел Россия») – 3,32 процент (13 мең 795), Рафаэль Бәйрәмов (ЛДПР) – 2,92 процента (12 мең 29), Рафаил Нуретдинов («Родина») – 2,03 процент (8 мең 441), Рузил Мингалимов («ПАРНАС») – 1,74 процент (7 мең 240).

30 нчы Әлмәт бермандатлы сайлау округыннан Ринат Хәйров («Бердәм Россия») - 79,19 процент (307 мең 16), Александр Агафонов (КПРФ) – 7,51 процент (29 мең 121), Валерий Алейников (ЛДПР) – 3,24 процент (12 мең 563), Эдуард Мөхәмәтшин («Россия коммунистлары») – 2,74 процент (10 мең 635), Зәкәрия Минһаҗев («Гадел Россия») – 2,66 процент (10 мең 306), Марат Корбанов («Яблоко») – 2,55 процент (9мең 881), Айрат Хәнипов («Родина») – 1,49 процент (5 мең 759) тавыш җыя алган.

31 нче Үзәк бермандатлы сайлау округыннан Иршат Минкинга («Бердәм Россия») - 63,95 процент (180 мең 244), Артем Прокофьевка (КПРФ) – 10,86 процент (30 мең. 597), Альфред Вәлиевкә («Россия коммунистлары») – 6,15 процент (17 мең 336), Айгөл Фәйзуллинага («Гадел Россия») – 5,67 процент (15 мең 991), Марсель Габдрахмановка (ЛДПР) – 5,36 процент (15 мең 108), Руслан Зиннәтуллинга («Яблоко») – 3,3 процент (9 мең 305), Максим Кротовка («Родина») – 3,21 процент (9 мең 37) тавыш бирелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев