Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда бер генә матбугат чарасы да ябылмаячак" - Андрей Кузьмин

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

“Районнардагы матбугат чараларында оптимальләштерү процессы бара. Безнең Мамадыш, Яшел Үзән редакциясе, Зәй шулай эшли. Бөтен финанс, икътисади, юридик, реклама эшләрен бергә, бер редакциядә башкару, чынлыкта, бик уңайлы. Элек исә рус редакциясе аерым, татар редакциясе аерым, телевидение аерым, һәм болар бар да бер кечкенә районда иде. Татарстанда бер генә матбугат чарасы да ябылмаячак”, – диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев