Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда бензин бәяләре артачак

Берничә көн элек ягулык сатучы күпчелек компанияләр Татарстан Республикасында ягулык-энергетик ресурсларны рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсенә бензин бәяләрен арттыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге идарә башлыгы Роберт Гыйләҗиев Татарстан Министрлар кабинетында узган матбугат очрашуында хәбәр иткәнчә, узган ике атнада Россиянең 10 төбәгендә ягулык бәяләре үскән инде. Республикада исә Идел буе федераль округы буенча бензинның барлык төрләренә дә диярлек бәяләр уртача бәяләрдән түбәнрәк. Әйтик, 14 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда АИ-95 бензинының бәясе 37,30 сум тәшкил итә. Бу Идел буе федераль округында иң түбән бәя. АИ-92 бензины республикада уртача 34,50 сумнан сатыла. Округ буенча уртача бәя исә – 34,98 сум. АИ-80 бензины гына уртача бәяләрдән бераз кыйммәтрәк – 33,40 сум тора (уртача бәя 33,25 сум). Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә, Татарстан беркайчан да беренчеләрдән булып ягулык бәясен арттырмый. "Бензин бәясе бит завод бәясеннән генә тормый. Транспорт, энергетика чыгымнары арта, эшчеләрнең хезмәт хакын арттыру таләп ителә. Бәяләрне арттыруны сорап мөрәҗәгать иткән ягулык сатучы компанияләр шуны сәбәп итеп күрсәтә", - дип аңлатты Роберт Гыйләҗиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев