Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда белем алган имамнар чит төбәкләргә барырга бик теләми" - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән очрашканда, җирле халык Татарстаннан дини белемле имамнар җибәрүне сорап еш мөрәҗәгать итә. Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге уку йортында 46 төбәктән килеп укыйлар. Алар арасында Түбән Новгород, Самара, Саратов, Башкортстан, Ульяновск өлкәсе һ.б. бар.

Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, бу мәсьәләне чишү ике яклы булырга тиеш. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәккә барып, татар җәмәгатьчелеге белән аралашканнан соң гына “безгә имам җибәрегез”, дип проблеманы Татарстанга гына йөкләп калдыру булмасын иде, ди ул.

“Президент кая барса да, җирле татарлар безгә имам кирәк дип сорый. Әмма монда әзерләп, имамны башка төбәккә җибәрү шактый авыр. Сезгә имам кирәк икән, әйдәгез без сезгә әзерләп бирәбез. Читтән торып укый торган яки көндезге бүлектә укучы кеше җибәрегез, дип сорыйбыз. Аны төбәктә калдырырга да җиңелрәк”, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, Татарстанда туып-үскән имамны чит төбәккә җибәрүнең нәтиҗәсе булмаска мөмкин. Чөнки аның 1 елдан кире кайту ихтималы бар. Әгәр дә имам үзе ул төбәктән булса, мәсьәлә җиңелрәк хәл ителә дигән аңлатма бирде ректор.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанда белем алган яшь имамнарның чит төбәкләргә китәргә теләкләре юк. “Безнең егетләребез бик барырга теләми. Башка өлкәләрдән шәкертләр килсә, без укытырга әзер. Китаплар белән дә, киңәш белән дә булышып торабыз”, – диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев