Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда бәйсез медицина экспертизасы комиссиясе эшли башлады

Татарстанда бәйсез медицина экспертизасы комиссиясе эшен оештырдылар. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

2014 елда Смоленск өлкәсендә "Табиб белән пациент арасындагы бәхәсне судка кадәр җайлау инструменты буларак бәйсез медицина экспертизасы" проектын Россия Илкүләм медицина палатасы эшләтеп җибәргән. Бүгенгә анда Россиянең 10 төбәге катнаша, алар арасында - Татарстан Республикасы, Мәскәү, Липецк өлкәләре, Свердловск өлкәсе һ.б.

Мондый комиссияләрне илнең барлык төбәкләренә тарату чираттагы этап булырга тиеш дип белдергән Илкүләм медицина палатасы президенты Леонид Рошаль проектны тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланган халыкара конференциядә. Бу законга үзгәрешләр кертү юлы белән эшләнергә тиеш дип искәрткән ул.

"Хәзер проект документлары Думада, без җавап алырбыз дип ышанам", - дигән Рошаль.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев