Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда барлык мәйданнарның 50 процентында урак тәмамланды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 4 августта Татарстандагы барлык мәйданнарның яртысы урып-җыелган. 4 августка 748,4 мең га мәйданнарда бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, бу планның 50 проценты дигән сүз. Барлыгы 2,2 млн тонна икмәк суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш гектарыннан 29,4 центнер тәшкил итә. “Эшләренең югары темпта оештырылган булуы көн саен 50 мең га басуларны урып-җыярга мөмкинлек бирә”, - дип хәбәр итә ведомство. Хуҗалыкларда уҗым культураларын урып-җыю төгәлләнеп килә. Көзге бодай чәчелгән мәйданнарның 92 проценты инде урылган. Барлык районнарда да диярлек язгы культураларны җыю бара. Бүгенгә 42,1 мең тонна язгы бодай, 482 мең тонна арпа, 83,8 мең тонна солы һәм 96,5 мең тонна борчак амбарларга салынган. Бөгелмә районында 87 процент мәйданнарда язгы бодай урып җыелган. Бу культура Зәйдә – 74, Чүпрәле һәм Ютазыда 72, Азнакай, Әтнә һәм Баулыда 60 процент мәйданнарда суктырылган. Арпа уңышы буенча беренче урында – Зәй районы (41,2 ц/га), Апас һәм Сарман игенчеләре бу культураның гектарыннан 38 центнер уңыш җыеп алалар. Язгы бодайны урып-җыюга 18 районда керешкәннәр. Актаныш, Алексеевский, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында бу культура игелгән мәйданнарның 10 процентында уракны төгәлләнгән. Республиканың иң алдынгы комбайнчылары – Нурлат районы “Южная” Агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Николай Казаков, ул “Акрос” комбайнында 2,5 мең тонна ашлык суктырып алган. Нурлат районы “Сөләйманов” фермер хуҗалыгыннан Владимир Никитин “Нью-Холланд”та 2,9 мең тонна ашлык суктырган, “Чирмешән-Агро” ширкәтеннән Айрат Хөсәенов – “Тукано”да 2,2 мең тонна, Тукай районы “Кама” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Илдар Этикбаев “Лексион”ында 1,8 мең тонна ашлык суктырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев