Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда бала таба алмаган парлар саны арту күзәтелә

400 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсез санала. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстанның атказанган табибы Фирая Сабирова хәбәр итте. "Бу проблема, хатын-кызларда гына түгел, ир-атларда да очрый. Күп очракта нәселсезлеккә китергән авырулар белән ир-атлар интегә. Россиядә 15 процент пар балага уза алмый. Татарстанда да 4 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсезлек буенча исәптә торган. Әлбәттә, әлеге исемлектән төшүчеләр дә бар. Ләкин бу сан башка еллар белән чагыштырганда арта бара. Хәзерге вакытта бу парларның күбесе ЭКО (ясалма орлыкландыру) процедурасына үз чиратларын көтә", - диде ул. Фирая Сабирова сүзләренчә, бала таба алмау күп очракта төрле инфекцион авырулар, абортлар һәм организмдагы гормональ үзгәрешләр белән бәйле.
Ләйлә Хәкимова, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев