Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру дәвам итә

Иртәгә Казанда ун мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Халык өчен Татарстанның әйдәп баручы җитештерүчеләреннән иң яхшы продукцияләр сатып алу мөмкинлеге булдырылган, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Совет районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында (Аграрный ур., 2) – Балтач һәм Апас муниципаль районнары продукциясе сатылачак; Дәрвишләр базары территориясе мәйданчыгында (Дәрвишләр бистәсе, Липатов ур., 7) – Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Яңа Савин районында ярминкә «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Ярминкәдә Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре катнаша.

Авиатөзелеш районында – «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27), монда үз продукциясен халыкка Биектау муниципаль районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83), монда Буа муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Киров районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла – «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы авыл хезмәтчәннәренең продукциясе сатылачак һәм икенчесе - Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1).

Вахитов районында шулай ук ике мәйданчыкта оештырыла – Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында Алексеевск муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин ур.,13) үз продукциясе белән Теләче муниципаль районы фермерлары булачак.

Идел буе районында – «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а), бу ярминкәдә үз продукциясе белән Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе катнаша.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша, болар – «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, «Просто Молоко» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башка оешмалар.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә өч сәүдә мәйданчыгында ярминкәләр оештырыла: Сарман трактында, Г.Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында. Сатуга үз продукциясен Актаныш, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килә.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский бистәсендә “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев