Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарыла торган эшләр Согуд Гарәбстаны Королендә зур кызыксыну уяткан

Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарыла торган эшләр Согуд Гарәбстаны Короле – Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согудта зур кызыксыну уяткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев сөйләде. Искәртеп үтик, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Согуд Гарәбстанына рәсми визиты кысаларында, Ике Изге урын саклаучысы, Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согуд белән очрашты. Татарстаннан барган делегация составында Шамил Агеев үзе дә бар. Ул, шулай ук, Согуд Гарәбстанына эш сәфәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның, “ТАИФ” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәм башкалар катнашуын шәрехләп үтте. “Бүген Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов иртән Согуд Гарәбстаны Короле белән очрашты. Бик нәтиҗәле, эчтәлекле, озак очрашу булды ул. Татарстан, авыл хуҗалыгы турында күп сөйләнде. Согуд Гарәбстаны Короле бик дикъкать белән тыңлады. Аларны Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарыла торган эшләр шактый кызыксындырды. Рөстәм Нургалиевич үзе дә аларда гамәлгә ашырыла торган күп әйберләргә игътибар итте. Шулай ук, KazanSummit, Ислам, мәчетләр турында сүз булды”, - дип кыскача гына сөйләде Шамил Агеев һәм, делегация белән Мәккәгә Гомрәгә юл тотулары белән бәйле рәвештә, сүзен озаграк дәвам итә алмавын белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев