Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда 800 имамның дини белеме юк!

Татарстанда 1,5 мең мәчет гамәлдә, аларда эшләүче 800 имамның дини белеме юк. Бу республика имамнарының 60 процентка якыны дигән сүз. Моның хакта бүген “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан оештырылган “Стоп: экстремизм!” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” артында чыгышында Татарстан мөфтие урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Республиканың элеккеге мөфтие, “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәизов бу уңайдан: “Мәчеттә эшләргә кеше булмагач, ул студентларны мәдрәсәләрдә һәм РИИда нәрсәгә укытасыз соң?” - дигән сорау юллады.

Рәфыйк Мөхәммәтшин бу уңайдан: “Белем бирү ул бер мәсьәлә, эшкә бару исә икенче. Бер тиен дә хезмәт хакы булмаган авыл мәчетенә нинди яшь кешенең барасы килсен. Безнең институтны тәмамлаучыларның якынча 40 проценты гына сайлаган һөнәре буенча эшли. Бу нормаль процесс һәм теләсә кайсы югары уку йортында да шундый ук хәл күзәтелә”, - диде ректор.

Ул элеккеге студентларының теләсә кем булып эшләвен — машина йөртүче, базарда сатучы булуын да билгеләп үтте. “Имам булу престижлы түгел. Бу белем бирү системасының гына түгел, ә татарларның динилек мәсьәләсе. Кавказ якларында мондый кыенлыклар юк. Дини белем бирә торган уку йортларына конкурслар бар, аларны тәмамлаучылар имам булып эшли. Бездә исә имамнарның 15 проценты 80 яшьтән, 60 проценты 60 яшьтән узган”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, мәхәлләләр институт буларак эшләми, алар матди яктан тәэмин ителми. Әгәр дә имамнарга 15 мең күләмендә генә булса да хезмәт хакы түләнсә, яшь белгечләр дә авылга кайтыр иде, дигән фикердә дини белем бирү югары уку йорты җитәкчесе.

Рәфыйк Мөхәммәтшин республикада да дини белемнең түбән булуын билгеләп үтте.

Мисал буларак ул 2000 еллардан алып елга 1-2 тапкыр уздырыла торган социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Докладчы китергән мәгълүматлар буенча, республикада 85 процент татар үзен мөселман дип саный, аларның 50 проценты мәчеткә йөрми, ә 30 проценты исә Алланың бармы-юкмы икәнен белми.

Шунысы да мәгълүм, үзләрен мөселман дип йөрүчеләрнең 30 проценты аракы эчә, 50 проценты дуңгыз ите ашый. “Менә шундый мөселманнар!”- дип чыгышын тәмамлады Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев