Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда 58 мөгаллим "Иң яхшы укытучы" титулы өчен көч сынаша

Татарстанда “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы финалы старт алды. "Иң яхшы" титулы өчен, 58 Татарстан педагогы көч сынаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Зона турларында җиңү яулаган укытучылар 17 мартта ике номинациядә: “Ел укытучысы” (5 елдан артык стажлы педагоглар) һәм «Педагогика дебюты» (стажы 3 елдан артык  булмаган педагоглар) катнашачак. Татарстанда быел беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең Бөтенроссия бәйгесе уза. Зона турларында 53 татар теле һәм әдәбияты укытучысы   - 45 муниципаль берәмлектән һәм 21 укытучы Россиянең 10 субъектыннан катнашкан. Зона турларында җиңү яулаган Татарстаннан - 25 һәм  Түбән Новгородтан, Оренбургтан, Пензадан, Свердловскидан, Ульяновскидан, Төмән өлкәсеннән, Красноярск краеннан, Башкортстаннан, Мордовиядән, Удмуртиядән 10 укытучы 13 - 17 март көннәрендә Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабында катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев