Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда 22,9 процент предприятиеләр зыянга эшли - Татарстанстат

Татарстанстат республика предприятиеләренең гыйнвар-май айларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хисап бастырган. 2015 нче елның шушы чоры белән чагыштырган вакытта, предприятиеләрнең табыш суммасы үзгәрмәгән диярлек, ә зыян 28 процентка артып, 14 миллиард сумнан 18 миллиардка кадәр җиткән. Ведомство хисабыннан күренгәнчә, җәй башына Татарстан предприятиеләренең 22,9 проценты зыянга эшли, ягъни алган табышлары чыгымнарына караганда зуррак. Быелның январендә зыянга эшләүче оешмалар саны 28,5 процент тәшкил иткән, шул рәвешчә, зыянга эшләүче оешмалар саны беркадәр кимегән.   Транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү - иң табышсыз өлкәләрнең берсе. 2015 елның гыйнвар-май ае белән чагыштырган вакытта әлеге өлкәдә зыян өч тапкыр диярлек арткан. Керем җиде тапкырга - 9,4тән 1,4 млрд сумга кадәр төшкән, шул сәбәпле минус күләме 1,7дән 5,7 млрд сумга кадәр күбәйгән. Былтыр 7,699 млрд сум тәшкил иткән гомум нәтиҗә, быелның гыйнвар-май аенда 4,226 млрд сум минуска киткән. Әйтик, агач эшкәртү өлкәсендә минуска эшләү күләме 23 тапкыр арткан - 2дән 46 млн сумга кадәр. Азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр дә сизелерлек югалту кичергән: табыш өчтән бер тапкыр 2,3 млрд сумга кадәр кимегән, ә зыян 20 тапкыр артып 56 млн нан бер миллиард сумга кадәр арткан. Бу бөтен табышның яртысы диярлек. Гомум сальдо нәтиҗәсе 137 млрд сум тәшкил иткән һәм бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырган вакытта биш миллиардка азрак. Металлургия өлкәсендә дә шул ук хәл - табыш ике тапкыр - 240 млн сумга кадәр кимегән. Ә зыян биш тапкырга артып, 190 млн сумга кадәр җиткән. Металл булмаган минераль продуктлар җитештерүчеләрнең дә хәле шәптән түгел - табыш ике тапкыр кимү сәбәпле, тармак минуска киткән. Резин эшләнмәләр җитештерүчеләр зыянны ике тапкыр азайтуга ирешсә дә,  табыш дәрәҗәсе дә 30 процентка кимегән. Сәүдә, энергетика, машиналар һәм текстиль җитештерү кебек тармаклар да минуска эшләгән - биредә зыян 30дан 140 процентка кадәр арткан. Шул ук вакытта, табыш та шундый ук тизлек белән үскән. Мисал өчен, машина һәм җиһазлар җитештерү өлкәсендә сальдо нәтиҗәсе бер елда 7дән ике млрд сумга кадәр артса, текстиль сәнәгатендә әлеге күрсәткеч 57 процент тәшкил иткән. Иң уңышлы эшләүче өлкәләрнең берсе - химия. Зыянга эшләүче оешмаларның күләме үзгәрмәгән (16 процент), әмма алар алган зыян 1 млрд 366 млн нан 280 млн га кадәр төшкән. Әмма республика буенча алганда, гомуми картина уңай  - предприятиеләрнең алган табышы 155 млрд 973 млн сум, зыян күләме -18 млрд 009 млн сум. Республика буенча аерма-сальдо 137 млрд 964 млн сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев