Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда 10 июльдән кул радарлары кулланылмый - Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе

Агымдагы елның 10 июленнән Татарстанда кул радарларыннан баш тарттылар. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә «Коммерсант»та басылган кайбер төбәкләрдә юл инспекторларына юлда йөрү кагыйдәләрен бозуны ачыклау өчен кул радарлары куллануны тыю турындагы мәгълүматка ачыклык керттеләр. Искәртеп үтик, бу РФ Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцевның 2016 елның 30 июнендә имзалаган “Дәүләт автоинспекциясе бүлекләренең шәхси составы арасында коррупция җинаятьләрен кисәтү һәм ачыклау чаралары турында”гы карары белән бәйле. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хезмәтнең “тизлекне автомат контрольдә тоту буенча күчмә системалар җитәрлек". Алар исәбендә 85 берәмлек КРИС-П, 11 «Кордон» приборлары һәм биш «Полискан». Шулай ук 15 августтан Татарстан юлларында «Кордон» приборлары 55 кә кадәр артачак. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 7 аенда автомат режимда эшли торган техник чаралар ярдәмендә административ хокук бозулар турында 2 миллионнан артык карар чыгарылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев