Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан журналистларын 1 млн сум призлы һөнәри конкурста катнашырга чакыралар

"Россия-Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме тарафыннан төркем рәисе - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов премиясенә журналистлар арасында конкурс игълан ителде. Бу хакта сайтта (http://rusisworld.com) хәбәр ителә. Конкурсның гомуми приз фонды саллы - миллион сум тәшкил итә. Конкурс турындагы хәбәрдә, аерым алганда: "Заявкалар 2017 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Премия иң яхшы очерк, мәкалә (12 бит), репортаж, теле-, радиотапшыру, фильм (12 минуттан ким булмаган хронометраж) өчен биреләчәк. Конкурска тәкъдим ителгән эшләрдә ислам рухы, дингә ышану, тынычлыкка һәм гаделлеккә омтылу чагылырга тиеш. Конкурсның тагын бер таләбе - заявка биргәндә материал дөнья күрергә, киң аудиториягә күрсәтелгән булырга тиеш. Эшләр рус телендә кабул ителә. Тулырак мәгълүматны төркем сайтында белергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев