Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан журналистлар берлегендә Төркиянең танылган журналисты Әхмәт Йәшелтәпә белән видеоконференция үтте

8 декабрь Татарстан журналистлар берлегендә Төркиянең танылган журналисты Әхмәт Йәшелтәпә белән видеоконференция үткәрелде. Анда Казан федераль университеты журналистика һәм медиа коммуникацияләр югары мәктәбе студентлары, галимнәре һәм чит төбәкләрдән килгән кунаклар катнашты. Әхмәт Йәшелтәпә Төркиянең беренче хәбәр телевидениесе “NTV”нең хәбәр тапшырулары бүлеген җитәкли. Ул документаль тапшырулар остасы да. Шул үзенчәлеге аны өч мәртәбә Казанга китерде. Шуның нәтиҗәсе буларак, “Заманга сәяхәт” дип аталган тапшыруларының берсен Әхмәт бәй Татарстан һәм татар халкына багышлаган иде. Аның бу документаль тапшырулар сериясе төрки халыклар турында. Ул башкортлар, чуашлар, Алтай, Тыва, Саха-Якутия туфракларында яшәүче кан кардәшләр хакында да үзенчәлекле тапшырулар ясады. Видеоконференциядә Әхмәт Йәшелтәпә башлыча әнә шулар турында сөйләде һәм Татарстан, татар халкына булган мөнәсәбәте хакында сөйләде. “Мин Татарстан турындагы тапшыруны әзерләгәндә татар мәдәниятендә безгә, ягъни, Анадолу төрекләренә якын тарихи моментларга, милли үзенчәлекләргә игътибар итәргә тырыштым. Бик күп төрки халык арасында гореф–гадәтләр, милли традицияләр буенча Казан татарлары безгә иң якыны. Үзебезне бик якын туганнар итеп күрәм. Бөтен күңелем белән багландым. Дагыстанлы рәссамның кулына бала тоткан Сөембикә рәсемен өемнең түренә урнаштырдым. Минем өчен Казан, Истанбул кебек, төрки дөньяның башкаласы. Ләкин безнең төрек яшьләре төрки дөньяны белеп бетермиләр әле. Без-берберебезне танырга, танытырга тиеш. 1990 нчы елларда бу мәсьәләгә игътибар бирелә башлаган иде. Фәкать тиешле дәрәҗәгә җиткерә алмадык. Арабыздагы элемтәләрне булдыру, мөнәсәбәтләрне якынайту, җылы тоту без, журналистлар, җилкәсенә төшә. ”, - диде ул.

Төркия дәүләте корылган чакта аны “Төркия” дип атарга Садри Максуди тәкъдим иткән

Күренекле журналист Төркия премьер-министры Бинали Йылдырымның Казанга сәфәре хакындагы уй-кичерешләрен дә белдерде. “Россия - Төркиянең иң зур икътисади партнеры. Бу ике ил белән араларны якынайтып торуда Татарстан зур роль уйный. Моны төрек-рус мөнәсәбәтләрендә куркыныч әйбер итеп түгел, ә зур көч итеп күрергә кирәк. Кичә телевидение хәбәрләрендә үзебезнең Премьер-министрны Казанда күреп бик шатландым. Садри Максуди Арсалга һәйкәл куюга катнашуы да күңелләребезгә хуш килде. Чөнки Төркия дәүләте корылган чакта аны “Төркия” дип атарга Садри Максуди тәкъдим иткән. Аның фикердәше Зәки Вәлиди Тоган - Төркиядә милли аңны формалаштырган кешеләрнең берсе. Бүгенге заман Төркиясенең нигез ташларын казанлылар салган. Хәрби җитәкчеләребез Балкан илләреннән, сугышчыларыбыз исә төрекләр булган. Төркиянең төреклегендә Казан татарларының әһәмияте чиксез. Тапшыруларымны әзерләр өчен 30 мең километр юл үткәндә мин ике генә урында күз яшьләремне тыя алмадым: берсе – Македониядә Ататөрекнең мәктәптә укыгандагы партасына утыргач, икенчесе- Габдулла Тукай музеен карап йөргәндә. Мин Габдулла Тукай шигырьләре белән дә таныш. Аның бөеклеген, фикерләренең үлемсезлеген танымау мөмкин түгел. Ни кызганыч, боларның берсен дә төрек яшьләре белми. Шуңа күрә мин тапшыруларым аша аларның игътибарын төрки дөнья кыйммәтләренә җәлеп итәргә тырышам. Минем бер танышым кичә Премьер-министрның Казан сәфәренә катнашты. Ул миңа: “Мин монда үземне өемдә кебек хис итәм. Казан – Россиянең иң чиста, иң уңайлы һәм иң гүзәл шәһәре”,- дип язып җибәргән. Ә мин аңа чәк-чәк китерергә куштым. Тагын шуны әйтәсем килә: Татарстанның Болгар шәһәрен дә төрек халкы белеп бетерми. Ул - тарихи яктан бик мөһим урын. Төрек туристларын анда китертү җаен карарга кирәк”, - дип теләк-тәкъдимнәрен белдерде. Видеоочрашу сорауларга җавап рәвешендә дәвам итте. Кунаклар Әхмәт Йәшелтәпәгә телевидение эшчәнлегенә, Төркия дәүләтенең телевидение сәясәтенә кагылышлы сораулар бирделәр, шулай ук төрек журналистларының хезмәт хаклары белән кызыксындылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев