Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан журналистлар берлеге сайтында оешманың тарихын чагылдырган энциклопедия әзерләнә

2018 елда Татарстан журналистлар берлегенә 100 ел тула. Әлеге уңайдан берлек үз сайтында яңа рубрика ача. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан журналистлар берлегенең җаваплы сәркатибе Резеда Мөбәрәкшина хәбәр итте. Юбилей елында Татарстан журналистлар берлеге сайтында оешманың тарихын чагылдырган энциклопедия әзерләргә планлаштырыла. Журналистлар бирегә оешманың тарихын, эшчәнлеген теге яки бу дәрәҗәдә чагылдырган материаллар, фотографияләр тәкъдим итәргә мөмкин. Бер гасырэлек оешкан берлекнең бүгенге көнгә кадәр тарихы барланмаган. Бу хакта китап нәшер ителмәгән. Белешмә: Татарстан журналистлар берлеге 1918 елның 26 декабрендә оештырыла. Матбугат әһелләрен профессиональ, социаль һәм икътисади җәһәттән яклау берлекнең төп максаты итеп куела. Ул вакытта әлеге оешма Казан губернасы совет журналистларының берлеге дип атала. 1919 елның 12 июлендә исә бу берлекнең исеме “Казан һәм Казан губернасы журналистларның коммунистик союзы"на үзгәртелә. Шуннан соңгы елларда да ул төрле үзгәрешләр кичерә. 1959 елның гыйнварына кадәр СССР журналистлар берлегенең татар бүлеге булып тора. 1993 елдан 2006 елга кадәр Татарстан журналистлар берлеге санала. Ә 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр “Татарстан Республикасы журналистлар берлеге – иҗади берлек” иҗтимагый оешмасы дип атала. Хәзерге вакытта берлектә 1200 дән артык әгъза санала. Журналистлар берлеге бинасында музей оештырылган.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев