Татарстан югары белемле имамнарга кытлык кичерә

Татар телен камил белгән һәм татарча вәгазьләр укый торган имамнар исә тагын да аз. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев фикеренчә, имамнар Татарстандагы ике дәүләт телен дә белергә һәм вәгазьләрен татарча алып барырга тиеш. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ул шул хакта белдерде.

"Татарча белмәгән дин тотучылар күбәйде"

“Гомер-гомергә татар имамнары вәгазьләрен татар телендә сөйләгәннәр. Мисал өчен, Габдулла Тукайны гына алыйк. Ул 7 буын мулла нәселеннән. Безнең бик күп язучыларыбыз, галимнәребез — һәммәсе дә диярлек дини нәселдән чыккан кешеләр. Гомергә, ислам динен кабул иткәннән алып, дини мәсьәләләр белән милләт мәсьәләләре бергә барган. Телне милләттән аерып булмый. Тел булмаса, милләт булмый”, - ди Разил Вәлиев.

Аның сүзләренчә, татарча белмәгән дин тотучылар күбәйде. Шуңа да бу өлкәдә мәсьәләләр катлаулана бара. “Башка милләттә булып, ислам динен тоткан кешеләр Татарстанга күпләп килә башлады. Алар да мәчеткә йөри. Шуңа күрә кайбер төбәкләр арасында без вәгазьләребезне рус телендә алып барабыз дигән сүзләр ишетелә. Әмма болай без дингә дә зыян китерербез һәм туган телебезне дә югалтырбыз. Безнең имамнарыбыз, һичшиксез, Татарстандагы ике дәүләт телен дә белергә һәм вәгазьләрен безнең туган телебездә алып барырга тиеш”,- дигән фикердә парламент вәкиле. Аның фикеренчә, һәр халык үзенә туган телендә мөрәҗәгать иткәнне ярата. Әгәр татар телен Татарстанда да үстермәсәк, аның хакында кайгыртмасак, аңа тагын кайда игътибар итәрләр, ди депутат.

“Дин әһеле мөселманнарга гына түгел, милләткә дә хезмәт итәргә тиеш”

Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, бары авылдан килгән абитуриентлар гына дини белем бирү уку йортын бетергәндә татар телен белә торган имамнар булып чыга.

“Дини мәгариф системасының төп бурычы — үзебезнең Татарстан мәчетләрен белемле, урта, югары белемле имамнар белән тәэмин итү. Чыннан да ул бик актуаль проблема. Имам әзерләү генә җитми, ул татар телен белә торган имам булырга тиеш,- ди ректор. - Татар теллелек дин өлкәсендә бүген бик актуаль проблемага әйләнде. Безгә килгән студентлар гарәп телен камил өйрәним дип килә. Шуңа да аларның авылдан булса гына татар теле бар, юк икән — юк. Шуңа да без яшьләрнең аңына сеңдерергә тиеш: дин әһеле ул мөселманнарга гына хезмәт итми, татар икән, татар милләтенә дә хезмәт итәргә, мөселман һәм милли зыялы функцияләрен дә башкарырга тиеш”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: