Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан язын сәяхәт һәм туризм өчен Россиянең популяр топ-5 төбәге исемлегенә кергән

Ул кунакханәләргә бронь ясалу саны буенча дүртенче урында, дип хәбәр итә RoomGuru.ru сайты. Россиянең быелгы язда туристлар арасында иң популяр топ-10 төбәге булып Мәскәү төбәге, Краснодар һәм Ставрополь өлкәләре, Татарстан, Калининград, Ярославль, Владимир, Иркутск, Әстерхән һәм Ленинград өлкәләре тора. Туристлар республикада яшәү өчен тәүлегенә уртача 2,8 мең сум түләячәк. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел ил эчендә туризм 10 процентка арткан. Әлеге рейтинг 1 марттан 31 майга кадәр кунакханәләр һәм хостелларның бронь санына карап төзелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев