Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

16 декабрь, 2017 ел

 

Мәгълүм вакыт аралыгын колачлаган хисап чорында язучылар зур тарихлы әдәбиятыбызның дәвамчанлыгын иҗади тәэмин итү юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәттеләр. Гасырлардан килгән язма мирасыбыз барлык әдәби жанр буенча да сәнгать таләпләренә җавап бирә торган яңадан-яңа әсәрләр белән баетылды. Күп кенә каләм әһелләренең моңарчы сирәк яктыртылган тематик катламнарны үзләштерергә, заманча стиль мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга омтылуы уңай күренеш буларак бәяләнергә хаклы. Композицион камиллеккә ирешүдә дә күпмедер алга китеш сизелә. Безнең өчен мөкатдәс саналган авыл тормышын беркадәр үзгәрәк яссылыкта – гамьле кайгыртучанлык аша сүрәтләү даимилек төсен ала башлады. Тарихи әсәрләр язу да тасвир объектларын төрләндерү күзәтелә. Күренекле шәхесләр турында романнар иҗат итү халкыбызның зурлыгын раслауда да, күпне белергә теләгән укучының ихтыяҗын канәгатьләндерүдә дә перспективалы отыш китерә. Бу җәһәттән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергәлектә үткәрелеп килгән конкурс, шулай ук дәүләтебезнең максатчан ярдәме прозаның әлеге тармакларын көчәйтергә бәрәкәтле этәргеч бирде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бездә өлкән, урта һәм яшь буын иҗатчылар бергәлеге әдәбият алдындагы теләсә нинди катлаулы бурычларны үтәргә сәләтле.Олуг вазифаны уртак җигемдә башкаруның нәтиҗәлеге шигърият өлкәсендә аеруча калку чагылыш таба. Ошбу жанрның элгәрләр тарафыннан яуланган дәрәҗәсен шагыйрьләребез бүген дә шактый югары тота. Шигъри әсәрләр образлы фикерләү тирәнлеге, күңелләргә үтеп керерлек миллият гаме, форма төрлелеге ягыннан аерылып тора. Үзенең традицион ярларына тулып агучы шигърияткә талантлы яшьләребез дә заманча сулыш өрә.

Гәрчә балалар өчен иҗат итүчеләр бездә чагыштырмача азрак булса да, хисап чорында яшь варисларыбыз китапханәсенә дә кызыклы әсәрләр байтак өстәлде. Шунысы да сөендерә, аларда эчтәлек ягыннан да, жанр җәһәтеннән дә яхшы мәгънәсендәге чуарлык күзәтелә. Бүгенге чор барысының рухиятендәге кайбер креатив үзгәрешләр дә сизгер каләм осталары тарафыннан дикъкать үзәгенә алына. Өлкән укучыларга йөз тоткан язучылар да яшь буынга үзләренчә өлеш чыгарырга тырыша. Мондый омтылыш хуплауга лаек.

Заманча тенденцяләрне иҗади үзләштерү юнәлешендәге эзләнүләр безнең драматургиядә дә уңышлы дәвам иттерелә. Моның игътибарга алырлык нәтиҗәләре аерата  яшьләр һәм балалар өчен язылган әсәрләрдә ачык күренә. Яңа авторлар да күзгә ташлана, пьессаларның куелыш географиясе дә киңәя. Кайбер драматургларыбыз башка халыкларның театрларын да яулый башлады. Киносценарийлар өлкәсендә дә азмы-күпме җанлылык тоемлана. Һәрхәлдә, сәхнә сәнгатендә затлы әсәрләргә ихтыяҗ бар, халык һәрбер спектакль премьерасын көтеп ала.

Рус телендә иҗат итүче язучыларыбыз да һәр әдәби жанрда да нәтиҗәле эшләп килә. Республикабызда төрле чаралар үткәрүдә дә алар мөмкин кадәр активлык күрсәтә. Милли әдәбият үрнәкләрен рус теленә тәрҗемәләргә дә безнең каләмдәшләр шактый зур өлеш кертә. Аларның иҗади катнашы белән быел да берничә китап дөнья күрде, Россия күләмендәге көндәлек матбугат басмаларында татар язучыларының әсәрләре тәкъдим ителде. Гомумән, бездә тәрҗемә эше  алай начар куелмаган.Төрки телләрдә һәм башка халыклар телендә аерым китапларыбыз яки күмәк җыентыклар чыккалап тора. Татар әдипләренең әсәрләре белән Европа укучысы да таныша. Үзебезнең телгә күчерелгән китаплар Татарстанда да нәшер кылына. Шунысы отышлы: милләтара Багланышлар кысасындагы тәрҗемә эше ике яклы рәвештә алып барыла.

Югарыда шәрехләп үтелгән әдәби хәрәкәтне, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге әйдәкли. Әдәби тормышның көндәлек эшләрен координацияләүдә оешмабыз көченнән килгәнчә иҗтиһат куя.

Шул ук вакыт та язучыларыбызның иҗат эшчәнлегендә үзгә игътибар сораган мәсьәләләр дә байтак. Мәсәлән, халыкның милли үзаңын үстерү мотивы безнең әсәрләрдә ничектер тоныклана башлады. Бүгенге глобаль дөньяда гафу ителмәслек мондый хәл прозада да, шигърияттә дә, драматургиядә дә шәйләнә. Яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияли торган әсәрләргә дә кытлык сизелә. Публицистикага да милли гамь-ваем, тирәнлек, массштаблылык, зирәкләргә гомумиләштерү җитми.Тулаем, әдәбият белеме үссә дә, әдәби тәнкыйть әлегә сүлпәнлек күрсәтә. Тәрҗемә эше башлыча аерым авторларның инициативасы белән башкарыла, әсәрләрне тәлапчән төстә сайлап алу тиешле югарылыкка куелмаган.

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең хисабын, жанрлар буенча махсус докладларны һәм фикер алышуда ясалган чыгышларны тыңлап, Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш түбәндәге тәкъдимнәрне кертә:

– халыкның милли үзаңын үстерү, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү әдәби эшчәнлектә игътибар үзәгендә торырга тиеш;

– милли яшәешнең кичектергесез көнүзәк мәсьәләләре уңаннан республика гаммәви матбугат чараларында төпле чыгышлар оештырырга, халкыбызның төрле даирәләрендә, бигрәк тә ата-аналар арасында эзлекле рәвештә аңлату эшләре алып барырга;

– килеп туган гаять мөһим проблемаларга багышлап, Язучылар берлеге каршында эшләп килүче остаханәләрнең берләштерелгән утырышын үткәрергә;

– һәр елның апрель аенда язучыларның Г. Тукай клубында Туган тел бәйрәме уздырырга;

– “Казан утлары” журналында ана телебезгә багышланган иң яхшы шигырьләргә конкурс оештырырга;

– бөек шагыйребез Г. Тукайның “Туган тел” шигырь-гимнына  һәйкәл- скульптур ансамбль булдыру мәсьәләсен республика җитәкчелеге алдында яңадан күтәрергә.

– Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган конкурсны дәвам итәргә;

– әдәбиятның башка жанрлары әйтик, шигърият буенча конкурс оештыру мөмкинлекләрен эзләргә;

– лаеклы әдәби алмаш тәрбияләү максатыннан, төрле семинарлар, тәҗрибәле әдипләр белән мастер-класслар үткәрергә;

– яшь каләм ияләренең күмәк җыентыкларын бастырып чыгару өчен хөкүмәттән грантлар алу җаен табарга;

– Язучылар берлегендә профессиональ тәрҗемәчеләр төркемен һәм әсәрләрне сайлап алу буенча белгеч-экспертлар советы булдырырга;

– милли әдәбиятлар арасындагы багланышларны ныгыту һәм үстерүне нигездә гамәлгә ашыра барырга.


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев